Россия көне белән!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты котлавы.
Хөрмәтле райондашлар!
Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. 12 июнь - илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россиянең мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән әлеге көн илебез дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнеше, гомуммилли бердәмлек символы. Без хаклы рәвештә үзебезнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез табигать байлыклары, икътисадтагы, сәнгатьтәге һәм спорттагы уңышларыбыз белән горурланабыз. Дәүләтебез тарихында данлы битләр күп, әмма аның куәте - үз тамырлары турында хәтерләүче, намус белән эшләп, үз Ватаны халкына хезмәт иткән кешеләрдә. Теләчелеләр моны яхшы аңлап, уртак уңышка үз өлешен кертә, районыбыз көннән-көн үсә, матурлана. Без Россиянең үсешен һәм халыкның уңайлы тормышын тәэмин итәрдәй уңышларга омтылып яшибез. Бәйрәм белән котлап, эшегездә уңышлар һәм үзегезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев