Татарстанда якындагы атнада һава торышы турында ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре сөйләде. Якын көннәрдә аномаль җылылык сакланачак.
22 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Татарстан антициклон перифериясендә булачак. Алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемсез һава температурасы төнлә +6, +12 градус, көндез максималь температура +21 , + 26 булачак.
Беренчел фаразлар буенча, җомга һәм шимбә, 25 һәм 26 сентябрьдә, шулай ук һава торышының антициклональ характеры сакланачак, явым-төшемнәр элеккечә үк мөмкин түгел, көндез һава температурасы +19, + 25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев