Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация керттеләр
Бүгенге көннән башлап Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан иттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, тиешле карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган. Татарстанда Covid-19 авыруы буенча имин булмаган эпидемиология вәзгыяте шундый чарага этәрде.
Республикада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш. Бу шулай ук чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ТКХ өлкәсе оешмалары хезмәткәрләренә дә кагыла.
Моннан тыш, мәҗбүри вакцинация музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервис, илтеп җиткерү хезмәтләре хезмәткәрләренә, вуз һәм вузлардан читтә җитештерү практикасын узучы студентларга кагыла.
6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрне икенче компонент белән вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш.
"9 ноябрьдән вакцинацияләүнең беренче этабын узмаган Хезмәткәрләр эштән азат ителергә тиеш. 7 декабрьдән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның икенче компонентын алмаганнар", - дип аңлаттылар агентлыкка ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә.
Карар вакцинацияләүгә каршы документлар белән рәсмиләштерелгән республика халкына кагылмый.
Коллективларда соңгы ярты елда Covid-19 авыруын исәпкә алып, хезмәткәрләрнең 80% тан да ким булмаска тиеш.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өендә вакцинация оештыру өчен чаралар күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев