Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә Физкультурачылар көне узды

Бу көннәрдә республикабыз су төрләре буенча дөнья чемпионаты шаукымы белән яшәсә, 8 август көнне Теләче үзәк ял паркында да кечкенә генә спорт бәйрәме узды.

Ел да нәкъ шул көнне Физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.Чараның төп максаты физкультура һәм спортның массакүләм әһәмиятен күтәрүдән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт.

- Районыбыз спортчылары кайда да сынатмый: көрәшчеләребез - Россия, дөнья чемпионнары, хоккейчылар шулай ук берничә ел рәттән чемпион исемен яулады. Армспорт, теннис, бадминтон кебек спорт төрләрендә дә безнекеләр алдынгылар рәтендә. Спорт белән шөгыльләнү өчен бездә бөтен шартлар булдырылган,- диде район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Артем Галиев.

Чыннан да, әледән-әле ачылып торучы спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары бу сүзләрнең ачык дәлиле. Әле алга таба Боз сарае белән йөзү бассейны да төзелсә - Теләчедә спорт белән шөгыльләнүчеләр тагын да артыр.

Бүгенге чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул физкультурачыларны бәйрәм белән котлап узды.

Физкультурачылар көне булгач, спорт ярышларыннан башка узмый. Стадионда футбол ярышлары узса, паркның бер читендә ераклыкка гер ату, капчык киеп йөгерү, канат тарту, кул көрәше, бака аяклары киеп йөгерү кебек ярышлар башланып китте.

Бәйрәм җыр-бию, музыка астында кич буе дәвам итте. Бәйрәмгә килүче халык аз булганлыктан, паркта булган барлык кеше нинди дә булса ярышта үз көчен сынады. Ярышларда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады бу көнне. Теләче үзәк ял паркында әледән-әле бәйрәмнәр оештырылып тора, тик нигәдер кеше җыелмый бездә. Әллә эшләп арып бәйрәм кайгысы юк, әллә башка сәбәп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев