Теләче районы Башкарма комитетының элеккеге башлыгы Пенза өлкәсенең ике министрын алмаштырды
Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко төбәк Министрлар Кабинетында яңа билгеләнешләр турында игълан итте.
Икътисади үсеш һәм сәнәгать министрлыгы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Татарстаннан чыккан Алмаз Хәкимов билгеләнде. Бу хакта Пенза өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Билгеләнгән барлык кешеләргә дә яхшы нәтиҗәле эш телим", - дип китерә сүзләрен Мельниченко.
Алмаз Хәкимов 1986 елның 28 сентябрендә Теләче авылында туган, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, аннары КФУны тәмамлаган. 2006 елдан 2011 елга кадәр Теләче районы хакимиятендә эшли, анда баш белгечтән Башкарма комитет башлыгына кадәр юл үтә.
2014-2016 елларда Хәкимов Брянск өлкәсе авыл хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары булып хезмәт куя, аннары Ульяновск өлкәсе конкуренцияне һәм икътисад министры итеп билгеләнә.
Шунысы кызык, Пенза өлкәсенең Икътисади үсеш һәм сәнәгать министрлыгы шушы көннәрдә генә Икътисад министрлыгы һәм төбәкнең сәнәгать Министрлыгы базасында оештырылган. Ике министр да отставкага җибәрелде, аларның яңа вазифаларга билгеләнүләре турында әлегә игълан ителмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев