Теләче районында күлдә балыкчы батып үлгән
Главные новости

Теләче районында күлдә балыкчы батып үлгән

41 яшьлек ир-ат 8 октябрьдә балыкка киткән һәм югалган.

 9 октябрьдә Теләче районының Ключище авылындагы күлдә бер ир-ат батып үлгән.

«Татар-информ»га республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 4нче эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 41 яшьлек балыкчының мәетен ярдан 18 метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектә тапкан. Аны судан чыгарып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ир-атның 8 октябрьдә балыкка киткәне һәм югалганы мәгълүм.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.  

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте 

Чыганак


Нет комментариев