Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакцинация буенча QR-кодны кайдан һәм ничек алырга?

Сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Моның өчен вакцинация пунктында үзегезнең СНИЛСны бирергә кирәк, шуннан соң сезнең мәгълүматны вакцинацияләнүчеләр регистрына кертәчәкләр.

Вакцинацияләүнең ике этабын узгач, электрон сертификат Дәүләт хезмәтләре кушымтасында һәм «СТОП Коронавирус дәүләт хезмәтләре» кушымтасында барлыкка киләчәк.

Сертификатта вакцинацияләүнең ике этапның да даталары, исеме һәм вакцина сериясе, һәм тикшерү өчен QR-код теркәлгән. Сертификат - ул Covid-19 вакцинация узуны раслаучы документ.

Вакцинация турында сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында с «вакцинация» сүзе буенча эзләү (поиск) аша ачарга мөмкин.

Эзләүдә «вакцинация» дип җыйганнан соң "Сертификаты, QR-коды и рузультаты тестов на коронавирус" дип язылган юлга басабыз.

 

Шуннан соң сезгә сертификат һәм QR-код булган бит ачыла.

Сертификат дәүләт хезмәтләрен кулланучыларда гына барлыкка килә. 

Әгәр сез сертификатыгызны күрмисез икән, сезнең СНИЛС регистрда күрсәтелмәгән, яки медицина оешмасы регистрга сезнең мәгълүматларны кертмәгән яки аларны дөрес кертмәгәндер. Беренче прививка вакытында дәүләт хезмәтләрендә хисап язмагызны расламагансыз. Яки сез вакциналаштырылган көндәлеккә кермәгәнсез һәм вакцинация фактын расламагансыз.

Әгәр сертификат алу буенча проблемалар килеп чыкса,  вакцинация ясаткан җир буенча яки 122 "кайнар линия" гә шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Шуны истә тотарга кирәк, электрон сертификат Прививканың икенче компонентын ясатканнан соң барлыкка килә. Почта һәм шәхси кабинетка беренче компонентны алганнан соң вакцинация турында хат килергә тиеш – анда сезнең вакцинация датасы, үзегез эшләгән урын, шулай ук сезгә үзүзегезне күзәтү көндәлеген тутырырга тәкъдим итәчәкләр. Ә вакцинаның икенче компонентын алганнан соң сертификатыгызга сылтама белән хат киләчәк.

Әгәр вакцина бер компонентлы булса, QR-кодлы сертификат беренче прививкадан соң барлыкка киләчәк. Шулай ук сертификат почтага һәм РФ Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетка да киләчәк.

Коронавирус белән авырганнарга QR-код ничек алырга була?

Әгәр сез соңгы 6 ай эчендә коронавирус белән авырып, сезнең мәгълүматлар авырулар Федераль регистрына кертелсә, сез коронавирус белән авыру турында сертификат һәм QR-код алачаксыз.

Әлеге сертификатны алу өчен, шулай ук, РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган Хисап язмасына ия булырга кирәк.

Әгәр сез симптомсыз авырып, авыру вакытында табибка мөрәҗәгать итмәгәнсез икән, QR-код алып булмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев