Үз өлешебезне кертә алабыз
Бу көннәрдә Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара.
Шунысы игътибарга лаек, мәчет район хакимияте теләктәшлеге белән райондашларыбызның иганә акчасына төзекләндерелә башласа да (әлегә отмосткалары эшләнде, алга таба диварын тышлаячаклар), акчалар ремонт эшләрен ахыргача башкарып чыгарга җитешле түгел. Биредә башкарылырга тиешле эш күләме шактый әле.
Хөрмәтле райондашлар, дин-кардәшләр! Сез дә сәдакә һәм иганә акчалары белән әлеге изге һәм игелекле эшкә үзегездән лаеклы өлеш кертә аласыз. Мәгълүм хәдистә: “Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкат, саулыгыгызны - сәдакә, гыйлемне - язу белән,” - диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев