2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин
Новости со всего света

2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин

Беренче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә. Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум), дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми,...

Беренче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә.

Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум), дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми, дип саный, Россиядәге бәяләр - Европада иң арзаны. Бездән түбән бәяләр бары тик Казахстан белән Белоруссиядә генә.
Норвегия белән АКШта Аи-95 маркалы бензин декабрь азагында уртача 108,7 һәм 43 сум булган, Эстониядә - 85, Германиядә исә 93 сум. Экспертлар 2018 нче елда Россиядә Аи-95 маркалы бензин 55 сумга җитәргә мөмкин, дигән фикердә. Автоэкспертлар бензин бәясе 3 сумннан да күбрәк кыйммәтләнмәс дип ышандыра.


Нет комментариев