Онколог мәни бизе простатасы яман шеше ирләрне ничә яшьтә зарарларга мөмкин булуын әйтте
Новости со всего света

Онколог мәни бизе простатасы яман шеше ирләрне ничә яшьтә зарарларга мөмкин булуын әйтте

Тикшеренү үткәргән 100 ир-атның 30-40 процентында мәни бизе яман шеше ачыклана.

Республика клиник-онкологик диспансерының урология бүлеге башлыгы Марат Насруллаев 60 яшьтән узган ир-атлар арасында мәни бизе простатасы яман шешенең күпләп табылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мәни бизе простатасы яман шеше авыруы, гадәттә, 60 яшьтән узган ирләр арасында “кабына”. Тик соңгы елларда 40-45 яшьлек пациентлар да мөрәҗәгать итте”, - диде табиб.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, тикшеренү үткәргән 100 ир-атның 30-40 процентында мәни бизе яман шеше ачыклана.

“2016 елда шәхсән үзем 1600 биопсия ясадым, 2017 елда исә 1700 тикшерү үткәрелде. Моннан чыгып, шуны әйтергә була, барлык тикшеренүчеләрнең 20-30 %ында мәни бизе яман шеше ачыкланды”, - диде Марат Насруллаев.

tatar-inform.tatar/


Нет комментариев