Иртәнге 07.00 сәгатьтә республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды, хөтбәләр әйтелде. Төп бәйрәм чарасы исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында башкаланың Галиев мәчетендә оештырылды. Намаз башланганчы әлеге мәчет комплексы территориясендә рәсми рәвештә Татарстан мөфтие резиденциясе ачылды. Мәйданы 1,3 мең квадрат метрдан артыграк булган яңа резиденцияне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Нет комментариев