Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

С.Сабурская Татарстанда сайлау участокларында инвалидлар өчен шартлар тудырылуын әйтте

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудыру буенча зур эш башкарылган. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде. "Һәр территориаль сайлау комиссиясе каршында эшче төркем булдырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сайлау участокларының кайберләрен биналарның беренче катына күчерергә, шул рәвешле, физик мөмкинлекләре...

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Татарстандагы сайлау участокларында уңай шартлар тудыру буенча зур эш башкарылган. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская шулай дип белдерде.

"Һәр территориаль сайлау комиссиясе каршында эшче төркем булдырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сайлау участокларының кайберләрен биналарның беренче катына күчерергә, шул рәвешле, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сайлау мөмкинлеге тудырырга тәкъдим иткән идек. 2016 елда уңайлы тирәлек булмаган 451 участок исәпләнсә, бүгенге сайлауларда аларның саны 300 дән артык. Ягъни, бу вакыт эчендә зур эш башкарылган", - диде вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская инвалид коляскасында булганнар өчен аерым сайлау кабинкалары, начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен аерым бюллетеньнәр ясалуын да хәбәр итте.


Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев