Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67 процент), Теләче (46,02 процент) районнарын әйтеп үтәргә кирәк. Явка буенча иң түбән күрсәткечләр түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Яшел Үзәндә (6,52...
Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды.
Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67 процент), Теләче (46,02 процент) районнарын әйтеп үтәргә кирәк. Явка буенча иң түбән күрсәткечләр түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Яшел Үзәндә (6,52 процент), Казанның Киров районында (6,46 процент), Казанның Совет районында 6,04 процент тәшкил итә.
Чыганак: Татар Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев