Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда бүген иртәнге сигездә 2 млн 900 сайлаучы исәпләнә

Бүген иртәнге сәгать сигезгә Татарстанда сайлаучылар саны, башка урында булуы белән бәйле рәвештә гариза тапшырган һәм исемлектән төшереп калдырылганнарны исәпкә алып, 2 млн 900 кеше исәпләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. "Быелгы сайлауда беренче тапкыр, сайлау көнне...

Бүген иртәнге сәгать сигезгә Татарстанда сайлаучылар саны, башка урында булуы белән бәйле рәвештә гариза тапшырган һәм исемлектән төшереп калдырылганнарны исәпкә алып, 2 млн 900 кеше исәпләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Быелгы сайлауда беренче тапкыр, сайлау көнне булган урында сайлаучылар исемлегенә өстәлү өчен, гариза бирүнең яңа тәртибе гамәлдә. Бу эш барлык 65 территориаль сайлау коммиссияләрендә, 2817 участок комиссиясендә оештырылды. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да башкарылды. Сайлаучылар барлыгы 115 мең 207 гариза бирде", - диде ул.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, соңгы көннәрдә тавыш бирү урыны турында карар кабул иткән гражданнар өчен, гаризасыз сайлау мөмкинлеге бирелгәнен билгеләп узды. "Мондый гражданнар 13 меңнән артык кешене тәшкил итә. Тулаем алганда, исемлеккә 106 мең 686 кеше өстәлгән. Исемлектән 109 мең 43 кеше төшереп калдырылган. Бу законның яңа нормаларыннан чыгып теркәлгән саннар", - диде.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X