Сезон башыннан алып 22 сентябрьгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 4963 кешегә талпан кадалган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпан кадалу аркасында хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең 1115е - балалар. Исегезгә төшерәбез, язын идарә тармагы белгечләре, талпаннарның иң актив вакытлары май...
Сезон башыннан алып 22 сентябрьгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 4963 кешегә талпан кадалган.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпан кадалу аркасында хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең 1115е - балалар.
Исегезгә төшерәбез, язын идарә тармагы белгечләре, талпаннарның иң актив вакытлары май азагы - июнь аена туры килә икән. Июльдә алар аз күзәтелә, ә августта һөҗүмнәрен тагын арттыра төшәләр, дип белдергән иде. Бактың исә, сентябрьнең җылы көннәрендә дә алар актив һөҗүмдә була икән.
Нет комментариев