Новости со всего света
Ватсаптагы балаларны урлыйлар дигән шомлы хәбәр дөресме?
1267
0
0
Ватсапта ата-аналар чатларына хәвефле аудио-хәбәр таралды.
Имеш тә бер хатын мәктәп янына килеп, ике үсмер кызга үзен фотога төшерергә кушкан. Ул аларны акрынлап куакларга таба алып барган. Ә якында гына машинада бер ир утырган һәм автомобилнең ишекләре ачык булган.
Аудиоязмадагы тавыш балаларны кисәтергә, сак булырга чакыра. Шул ук вакытта бу хәлнең кайда булуы, билгесез. Ата-аналар арасында паника тудырган әлеге хәбәр илнең башка төбәкләрендә дә таралган, дип яза Кызыл таң.
Ялган хәбәрме ул, чыннан да буган хәлме, билгесез. Шулай да балаларның югалуы турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Шуңа күрә дә аларга чит кешеләр белән сөйләшмәскә, машинага утырмаска кирәклеген төшендерергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев