Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казан Сан-Паулуда 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.


Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән мәртәбәле делегация килгән иде. Алар - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре.

WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште.

- Мин барыгызны да сәламләвемә шатмын, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без барыбыз да актив рәвештә үсәбез. Шунысын да аңларга кирәк, мондый чараларда катнашу өчен барлык илләрнең дә ресурслары җитәрлек түгел. Без Казанда 2019 елгы WorldSkills ярышларына килергә һәм катнашырга теләгәннәргә финанс ярдәме күрсәтергә әзер.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, WSC-2019 Казанда уздыру - аның күптәнге хыялы. «Зинһар өчен, миңа күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итегез», - диде ул.

Тәкъдир итүдә башка катнашучылар үз чыгышларында Казанның бик зур халыкара ярышларны уңышлы уздыруына акцент ясадылар, шулардан: Универсиада-2013 һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты.

Ике турда тавыш бирделәр, 57 илдән килгән делегат үз фикерен белдерде. Беренче раунд йомгаклары буенча бер шәһәр дә 29 тавыш җыймады - җиңүчене билгеләү өчен кирәкле сан: Казан - 28, Париж - 24, Шарлеруа - 5.

Кабат тавыш биргәндә Шарлеруа исемлектән төшеп калды. Казан өчен 31 делегат тавыш бирде, Париж өчен - 26. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X