Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне билгеләп үтелә

1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана.

Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. 19 ноябрьдә — Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты һөҗүмгә күчә. 23 ноябрьдә Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре очрашып, Германиянең 6нчы коры җир һәм 4нче танк армиясен (22 дивизия, 300 меңнән артык кеше) чолганышта калдыра. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный. 
Шушы уңайдан бүген район ял паркына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Аларны истәлекле дата белән  башкарма  комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, чараны оештыручы, район Әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Айдар Галимҗанов тәбрикләде. Тантаналы митинг Мәңгелек ут янында дәвам итте. Аннары чарада катнашучылар батырлар истәлегенә куелган һәйкәлгә , Дан аллеясына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев