28 апрельгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәреләчәк
Агымдагы елның өч аенда, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 64 юл-транспорт һәлакәте булган - биредә 26 кеше һәлак булган һәм 113 кеше яраланган.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында 28 апрельгә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәреләчәк.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына ышанырга тиеш. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Ә инде кабат административ хокук бозу кылынган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел вакытка мәхрүм итүгә китерә,
моннан тыш, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше әлеге гамәлне кылса, өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев