29 октябрь- Комсомол туган көне
Бүген - яшьлекләре комсомол белән бәйләгән буын өчен истәлекле көн - Комсомол туган көн. Шул уңайдан райондашыбыз Сиренә Гатиятова язган шигырьне сезнең хозурга тәкъдим итәбез
Без - Комсомол!
Комсомолның туган көне бүген!
Керсез яшьлегемнән бер аваз.
Шул чактагы беркатлылык хәзер
Кире кайтса иде,тик бераз
Устав ятлап, куркып йөргән көннәр...
Керә алмам,- диеп уфтану.
Сорауларга дөрес җавап биргәч,
Башкаларга сөйләп мактану.
Значогын түшкә кадап куйгач,
Горур басып, атлап чыгулар.
Взносына ике тиен түләп,
Билетына мөһер сугулар.
Без - Комсомол! Монда инде, дустым,
Гел дөресен сөйләп йөрисе!
Өмәсен дә калдырасы түгел,
Кирәк булса, карын көрисе!
Зарланмаган, эштән курыкмаган,
Безнең заман - хәйран калырлык!
Һәрбер адым - үлчәнелгән,төгәл.
Һәр эшебез үрнәк алырлык!
Сирәгәеп бара горур сафлар,
Яңа буын килә алмашка.
Үзәгебез ныгып калган чорны,
Ничек инде искә алмаска?!
Безнең хәтер - олы сандык кебек,
Шыплап тулган, ачсаң - коела
Без - Комсомол! Иң- иң бәхетлеләр,
Миңа һәрчак шулай тоела!
Фото: Сиренә апаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев