Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Кадерле хатын - кызларыбыз! Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Безнең - районыбызның барлык ир-егетләре исеменнән җиткерелгән ихлас тәбрикләү сүзләребез сезнең наз белән тулы күңелләрегезне җылытсын, йөрәкләрегезгә шифа өстәсен. Сез үзегезгә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәп баруыгыз, җәмгыять тормышында актив булуыгыз һәм шул ук вакытта ягымлы, чибәр булып калуыгыз белән сокланырлык хисләр уятасыз. Хатын-кызларга гына хас бу сыйфатларыгыз бетмәсен, туганнарыгызның, якыннарыгызның җылысын, мәхәббәтен, гаилә бәхете тоеп яшәгез. Йортларыгызның яме, гаилә учагының җылысы, балаларыгызны наз белән чолгап алып, аларга берни дә кызганмавыгыз, чиксез түзем-сабыр булуыгыз, безне яратып яшәвегез, тынычлык һәм яхшылыкка өндәвегез өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.

Киләчәк тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын, гел елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев