Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачыну

Якташыбыз Сиренә Гатиятованың тагы бер шигырен тәкъдим итәбез.

Шулай кирәк...Шулай тиеш... 
Ә йөрәкләр чыдар микән? 
Анасыннан кала, кемнәр
Бала өчен газап чиккән? 

Төн уртасында берәрсе 
Килеп япканмы юрганын? 
Сабыр гына күзәткәнме, 
Нәни керфеген йомганын? 

Сабые сырхаулап торса, 
Күз яшьләрен тыялмыйча, 
Җылытканмы, шәлгә төреп, 
Кочагыннан чыгармыйча? 

Кешедән ким булмасын дип, 
Өс - башларын караганмы?
Читкә чыгарып җибәргәч, 
Кайтыр сәгать  санаганмы?

Укытканмы,өйләндергәч
Чын күңелдән сөенгәнме? 
Тормыш борчулары чыккач, 
Өзгәләнеп, көенгәнме?! 

Бер бөртеге күз яшенең
Тиңләшәме  байлык белән? 
Ана үзе генә белә
Бала өчен күпме күргән...

Бар шатлыгың кояш кебек
Офыкларда батсын әле?! 
Күңелләрнең бүген шулай
Бәргәләнеп, сызган мәле... 

Бер Аллаһтан ярдәм сорый 
Күккә күтәрелгән куллар. 
" Мин исән ! - дип, тиз арада
Кайтып керсен иде уллар! 
26.10.2022 Сиренә Гатиятова

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев