Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле Теләчедә кунакта

Актаныш дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең милли рухы һәм талантлы башкаручылары белән республикада һәм башка төбәкләрдә дә танылды.

Татар халкының бай мирасын Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче газиз милләттәшләребезгә танытучы,  узган ел  дәүләт статусында эшли башлавының 10 еллыгын билгеләп узган әлеге коллектив, бүген, ягъни 20 февраль көнне, район мәдәният йортында чыгыш ясады. Ә коллектив составында  районыбызның Югары Кибәхуҗа авылы егете Нуршат Гинатуллин булуы чын горурлык! Якташлары, туганнары аның өчен сөенеп, куанып, горурланып утыргандыр, мөгаен! Актанышта шундый көчле  жыр -бию ансамбле булу, узе бер байлык! -бу хакта ахырдан сәхнәгә күтәрелгән Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гиниятуллин да әйтеп узды. 

Унышлар Сезгә, егетләр-кызлар! 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев