Айдар иле (бәйге кысаларында)
Калабыздан ерак түгел Балкый бер якты кояш...
Калабыздан ерак түгел
Балкый бер якты кояш.
Авылымны айга тиңлим,
Күңелгә якын булгач.
Көмеш төсле чишмә суы,
Йомшак келәм чирәме.
Җилдәй җитез егетләре,
Кызлары иң чибәре!
Халкы күркәм, нурлы йөзле,
Эш сөючән уллары.
Туган авылым-Айдар иле,
Син бит җәннәт аланы!
Синдә тудым, синдә үстем,
Гөрләп үтте яшьлек, балачак.
Авылымның якты хатирәсе
Күңелемдә мәңге калачак!
Гөлфия Габдуллаҗанова.(35 яшь- Айдар авылы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев