Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акчаларга ниләр эшләнә?

Теләче авыл җирлегенә Теләче, Ачы, Екатериновка һәм Комаровка авыллары керә. 1600 хуҗалыкта 4441 кеше яши. Узган ел 51 кеше туган, 46 кеше вафат булган. Теләче җирлегенә кайтып урнашучылар саны 128, башка җиргә күченеп китүчеләр саны 99 булган. 16 төрле милләт вәкиле дустату яши.

Район үзәге Теләчедә күп эшләр башкарыла.  Республика программалары белән беррәттән, әлеге эшләрне башкарырга үзарасалым акчасы да ярдәм итә. 2021 елда башкарылган эшләр хакында  Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамил улы  Мараков белән әңгәмә кордык.

- Илдар Рамилевич, узган ел халыктан җыелган акчаларга Теләче авылында  ниләр эшләнде?

- Җыен карары  нигезендә 2021 елда 18 яше тулган һәм Теләче  җирлегендә теркәлгән һәр  кешедән 500 сум акча  җыю каралган иде. 1 апрельгә  1 миллион 35  мең 500 сум акча җыелды.  Бу җыелырга тиешле сумманың 64 проценты дигән сүз. Безнең акчалар республикадан дүрт тапкырга артып кайта. Барыбыз да акчаны  вакытында җыеп тапшырган булсак, планлаштырган эшләрне күбрәк эшләргә мөмкинлек  булыр иде. Узган ел Теләче авылында корыган, черегән карт агачларны кисеп бетерә алдык. Бу эшне без ике ел дәвамында эшләдек. Әлеге эшне башкару өчен 470 мең сум акча тотылды. Үзарасалым акчасының бер өлеше күзәтү камераларына да бүленгән иде.  Үзәк ял паркына, спорт мәйданына күзәтү камералары урнаштырылды. Камераларны эшләтү, карап тору өчен 92.500  сум акча бүлдек.  Шулай ук “Тюлячка” елгасы ярында урнашкан парктагы җиһазларны ремонтладык, коймаларын яңарттык. Хөрмәтле әти -әниләр, балаларыгыз рәхәтләнеп уйнасыннар гына, тик җиһазларны ватмасыннар иде, бу хакта аңлату эшләре алып барсагыз иде.  “Тюлячка” елгасында ремонт эшләренә 300 мең сум акча сарыф  ителде. Биредәге эшләрне район халкы белән өмә ясап башкардык, аларга моның өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Нәрсәнедер эшләү генә түгел, булганны саклый да белү зарур.  Өмәләр вакытында  актив катнашып, үзебезнең өлешне кертсәк иде.

Бу хакта тулырак район газетасында.

Э.Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев