Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме узды

Алан авыл җирлегендә гореф- гадәтләрне онытмыйча саклауга даими игътибар бирелә.

26 март көнне Алан авылында узган Нәүрүз бәйрәме дә шуның бер мисалы.  Алан авылы мәдәният  хезмәткәрләренең көче белән "Хуш киләсең, Нәүрүз" дип исемләнгән  чара үтте. Бәйрәм күңелле ярышлар, матур жырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тамашага килүчеләрне тәмле плов та көтеп тора иде. Күңелле бәйрәм олысына- кечесенә дә ошады. Бу көнне  ааылдашлар ял итеп, бер- берсе белән аралашып, вакытларын файдалы, күңелле үткәрде. Чараны оештыручылар бәйрәмне үткәрүгә ярдәм иткән Алан авыл  җирлеге башлыгы Булат Хәсәновка, "Алан" ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка һәм эшмәкәр Ильдар Фазылҗановка олы рәхмәтләрен җиткерә. Мондый күңелле чаралар алга таба да дәвамлы булсын дигән теләктә калды аланлылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев