Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан җирлегендә Җиңү көнен бәйрәм итә башладылар...

Алан авыл мәдәният йортында Җиңү бәйрәме уңаеннан, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.

Кичә барышында  Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов  алны- ялны белми эшләгән якташларын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте. Мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре көче белән  әзерләнгән концертны өлкәннәр бик яратып тамаша кылды.

 Җылы  очрашуны оештырган Алан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Җамалиевага һәм  күчтәнәч тутырылган пакетлар әзерләгән    Ирек Исмагилов, Рушания Хадиуллина, Илдар Фазылҗановларга  чарада катнашучылар олы рәхмәтле булып таралышты.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев