Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан үзешчәннәре катнашында эчтәлекле концерт узды

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

25 ноябрь көнне Караширмә авыл клубында Алан үзешчәннәре тарафыннан "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган үтә дә эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек концерт булып узды.  Алан авылы мәдәният йорты директоры Җамалиева Гүзәлия Габдулхак кызына һәм аның иҗат коллективына зур рәхмәтләребезне җиткереп,  эшләрендә,  укуларында зур уңышлар, гаиләләрендә тынычлык  теләп калабыз.

Караширмэ авылы клубы модире Мәһдиева Әклимә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев