Сайлауда катнашып айфон отучыларның берсе - Теләче районыннан
Район яңалыклары

Сайлауда катнашып айфон отучыларның берсе - Теләче районыннан

Быелгы сайлауда катнашып айфон отучыларның берсе безнең Теләче районыннан -Лилия Кыямова. Лилия Рәис кызы Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбендә эшли.

- Минем бүген кечкенә улымның туган көне, 10 яшьлек беренче юбилее. Күңел түрендә ниндидер өмет чаткысы бар иде бүген. Кичә әнием белән сайлау участогыннан чыккач та, фотога төштек. Бәхет эше, әллә бәхет миңа да елмаер дип. Сайлауларда гел катнашам. Рәхмәт яусын мондый конкурс оештыручыларга, - диде Лилия үзе.

Искәртеп үтәбез, фото-бәйгедә катнашу өчен гаиләгез, дусларыгыз яки хезмәттәшләрегез белән сайлау участогы фонында, сайлау участогыннан бирелгән браслетлар белән фотога төшәргә һәм фото белән постны #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга  хэштеглары белән ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси биттә сайлау көннәрендә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр куярга кирәк.


Нет комментариев