Алар - лидерлар
Алар кырда иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 августка алынган “Ярыш экраны”ндагы мәгълүматларга караганда, соңгы биш көндә игеннәрне теземнәргә салуда Айрат Сабиров белән Рамил Сибгатуллин (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән, 790 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салып, 31,6 нормо/смена эш башкарган), Ирек Кәримуллин ( “Игенче” ширкәтеннән, 175 гектарда игеннәрне теземнәргә салып, 5,8 норомо/смена эш башкарган), игеннәрне суктыруда Ренат Гатауллин (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән, 818 тонна икмәк суктырып, 18,2 нормо/смена эш башкарган), Илһам Мөҗипов (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән),739 тонна икмәк суктырып, 16,4 нормо/смена эш башкарган), Ильяс Җәләлетдинов (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 755 тонна ашлык суктырып, 7,6 нормо/смена эш башкарган), Данил Шигаев (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 879 тонна икмәк суктырып, 8,8 нормо/смена эш башкарган), Рәмис Хәнәфиев (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 1033 тонна ашлык суктырып, 9,4 нормо/смена эш башкарган), Нияз Тимербаев (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 896 тонна икмәк суктырып, 9,0 нормо/смена эш башкарган), Нәфис Мөхәммәтгалиев (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 811 тонна икмәк суктырып, 8,1 нормо/смена эш башкарган), Валерий Арапов (”Август - Теләче” ширкәтеннән, 709 тонна икмәк суктырып алып, 7,1 нормо/смена эш башкарган), Александр Востриков (“Август - Теләче” ширкәтеннән, 718 тонна икмәк суктырган, 7,2 нормо/смена эш башкарган) кырда иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар булып танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев