Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдынгыларга - сертификатлар тапшырылды

Бүген, ягъни 11 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән районыбыз басуларында булып, язгы кыр, игеннәрне тәрбияләү эшләре белән танышты. Шунда ук соңгы биш көндә иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторларга акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды.

Бу көнне әлегедәй сертификатка Равил Исламгәрәев (“Чулпан” ширкәтеннән), Айрат Абдуллин белән Евгений Никитин (“Таң” ширкәтеннән), Динар Гайнуллин белән Марат Вәлиуллин (“Алан” ширкәтеннән), Анатолий Митрофанов ( ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең Иске Карабаян ярдәмче хуҗалыгыннан) ия булды. Акчалата кызыксындыру премияләре хуҗаларына Теләче Сабантуенда, пролог өлешендә биреләчәк.  

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, механизаторлар белән очрашу барышында Нәҗип Хаҗипов соңгы көннәрдә яуган яңгырларны бик вакытлы булуын, авыл халкы күңеленә оптимистик рух өстәвен билгеләп үтте һәм киләчәктә барлык көчне игеннәрне тәрбияләүгә бирергә кирәклеген ассызыклады. 

Йөреш вакытында терлек азыгы әзерләү кампаниясе турында да сүз алып барылды. Язның ике атна иртә килүен исәпкә алсак,  хуҗалыклар әлеге җаваплы, авыр эшкә майның 25 нче числосыннан да калмыйча керешерләр дигән ышаныч бар.  

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев