Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#әнибеләнфото

Саба районы Иске Икшермә авылыннан Миннебаева Зәнфирә апа әнисе Мөнирә апа белән.

Сезгә Зәнфирә апаның үзе язган шигырен дә тәкьдим итәбез.

Әнкәй, әнкәй, нинди назлы сүзләр
Чыга безнең йөрәк түреннән.
Тел ачыла, әннә, әттә диеп.
Күкрәк сөте имгән көнемнән

Әни, дибез, әнием, дибез,
Канат кирәк икән үскәндә.
Җылы кочагына ала әнкәй,
Егыла, егыла атлап киткәндә.

Әни кулларына тотына, тотына,
Мәктәп бусагасын атладык.
Әнием кулларыннан алган җылы
Гомер буе мине саклады.

Әниемнең җылы кочагын,
Сагынамын әле бүген дә.
Әниемнең “балам” дигәне
Ишетелә колак төбемдә.

Тиктомалга газиз әниемнең
Күз яшьләре җиргә таммасын.
Яшә әле, әнием, яшә әле
Син кирәксең әле бүген дә!

Әниемнең йөрәк тибеше
Минем йөрәк белән тоташкан.
Соңгы сулышларын алганда да
Балам, диеп ана саташа.

Әниемнең назлы куллары
Җылы кочагына кысса да.
Әйләнәм дә куям нәнигә-
Күкрәк сөте имгән бәбигә.
Гомер буе әти-әнием
Балалар диеп яшәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев