Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Арабызда мәңге яшә син (Бөек Тукаебызның тууына 140 елга багышлап)

Басып торган Тукай һәйкәлләре,чәчәкләргә бүген төрелә...

Басып торган Тукай һәйкәлләре,
Чәчәкләргә бүген төрелә.
Син өйрәттең , бөек татар халкын,
Шигырь яза белү серенэ.

Язлар җитеп , Кырлай урманыңда,
Яшел яфрак яра ак каен.
Чишмәләрең синең тын калгандыр,
Аваз салган чакта Тукаең.

Истәлегең генә булып калды,
Башкалада печән базарың.
Кечкенәдән  су буена төшеп,
Эзләп йөрдем алтын тарагың.

Былтыр егет таба алды микән,
Урманнарда калган балтасын?
Бишек җырың җырлап, һәрбер ана,
Үстергәндер газиз баласын.

Басып тора кебек аягында, 
Егылмыйча синең Акбаең.
Җир - Анабыз безгә бүләк иткән,
Халкыбызның шагыйрь малаен.

Сәхнәләрдән синең ишетелә,
Язган шигырьләрең бүген дә.
Тирән булып алар кереп калды,
Халкыбызның йөрәк түрендә.

Язган юллар, Тукай, синең өчен,
Дустым итеп килә дәшәсем.
Милләтемнең бөек шагыйре булып,
Арабызда мәңге яшә син.

Газинур Әхмәтҗанов, Азнакай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев