Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ат сыны - “Агролак” ка китте

Бүген, ягъни 7 март көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян - фермер хуҗалыкларының терлекчелек тармагында февраль аенда куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

Киңәшмәдә көн тәртибенә куелган темалар буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, берләшмә җитәкчесе урынбасары Әнәс Шәймәрдәнов чыгыш ясады. 

Чыгышларда  хуҗалыкларның акча кереме, финанс-хуҗалык эшчәнлеге,  хезмәткәрләр саны, куелган хезмәткә карап дәүләт ярдәме алу, терлекчелектә җитештерүчәнлекне тагын да арттыру һәм терлекләрне маркировкалау кебек тәҗел мәсьәләләр күтәрелде. Соңгысы исә терлекләрнең баш санына, көтүдәге сыерлар әйләнешенә, таналарның керем-чыгымына, терлекләрнең тәүлеклек үсешенә, аларның тиешле көрлеккә җиткереп сатуга, яшь үрчем алуга, терлекләр арасындагы авыруларга һәм үлем-китемнәргә, сөт сату бәяләренә нык бәйле. 

Россия төбәкләрендә, республикабыз районнарында йогышлы авырулар килеп чыгып тора. Бу уңайдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов читтән яки китереп сатучылардан терлек сатып алганда,  нык саклык чаралары күрергә кирәклеген искәртте. Әлеге тема  “Россельхознадзор”ның республика Идарәсе инспекторы Ленар Сабировның чыгышында да калку күтәрелде. Әлеге ведомство хезмәткәрләренең таләбе буенча терлекчелек комплекслары, ферма биләмәләре якын киләчәктә коймалап алынырга, керү-чыгу режимы булдырылырга тиеш.  

Язгы кыр эшләренә әзерлек бүген иң тәҗел мәсьәләләрнең берсе. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге белән, ягъни техника ремонты, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеше турында идарә җитәкчесе Ралиф Низаметдинов таныштырды.

Азактан йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында 14 күрсәткеч буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка мактаулы приз - Ат сыны, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты,  ширкәт терлекчеләренә исә җылы одеаллар тапшырылды.  Исегезгә төшерәбез, мәгълүм рейтингта гыйнвар аенда беренче урынны “Игенче” ширкәте терлекчеләре яулаган иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев