Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Авылдагы апрель

Якташларыбыз иҗаты

Тыныч, җилсез иртә, яңгыр сибәли,
Ял итә халык, матур төшлэр күргәли
Ишекалды хуҗасы господин Әтәч
Әссәләмугалейкум, дип кычкырып җибәргәч:-
Кинәт таба исе аңкытты ишек алдын.
Хуҗабикә коймак пешерә жәлләми маен.
Сыерчыклар тезелешкәннәр чыбыкларда
Сызгыралар, куаналар, серләшәләр дә,
Ата каз куана - күкәй салган казы
Әй сыпыргалана, әй мактый үзен!
Нинди матур иртә һәм ыгы- зыгы
Әле бу гына тугел, бит яшәү кызыгы,
Иң рәхәте тормыш иптәшең килеп,
Хәерле иртә матурым, кадерлем диеп
Кочаклап үпсә, назлап, менә сиңа мә,
Бәхет үзе килеп керә,
Бүтәнне теләмә !!!

 

Лера Хуҗина, Теләче – Сауш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев