Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әхмәтова Г. Ф.» крестьян - фермер хуҗалыгында

Бүген без «Әхмәтова Г. Ф.» крестьян - фермер хуҗалыгы ( Олы Мишә) кырларында булып эш барышы белән таныштык.

Бу хакта хуҗалык җитәкчесе Гайнуллин Флорид Гильмулла улы сөйләде:

- Хәзерге көндә сенаж салабыз. Ике көндә 450 тонна салырга өлгерде егетләр. Башланмаган 300 гектар җиребез булса да, ун көн эчендә бетерергә исәбебез.  Ургычта эшләүчеләр - Евгений белән Ришат (Олыяздан киләләр) , КамАЗ шоферлары - Самат, Илфат, Васыйл, Илхам абыйлар иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшлиләр. Быел максатыбыз - сенаж белән силосны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләү. Базда К700 һәм  Т150 тракторлары белән таптап торучылар-  Илфат белән Таһирга да эш каты. Печән чапкычта эшләүче Фәрит,  пресслаучылар - Айрат, Габделхәт, аш пешерүчеләр Лилия белән Гөлнара да үз эшләренең остасы. Барсына да бик зур рәхмәт әйтәм сезнең аркылы!

Барсы да һәр эшне җиренә җиткереп башкаручылар, - ди алар турында хуҗалык рәисе. Чыннан да механизаторларның үз бурычларын намус белән  башкарулары күренеп тора, нәтиҗә өчен хезмәт куялар.

Ленар Хузин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев