Эшлекле сәфәр белән
Район яңалыклары

Эшлекле сәфәр белән

Кичә районга инвестиция мәйданчыкларын бәяләү һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен Саратов өлкәсе делегациясе килде.

Делегация составында Саратов өлкәсе Сәүдә — сәнәгать палатасы рәисе Илья Николаевич Бутко, шулай ук «ЭЛЕВАТОРМЕЛЬМАШ «СМЗ» АҖ генераль директоры Анатолий Алексеевич Кудинов һәм аның урынбасары Александр Николаевич Калашников бар иде.

Кунаклар «Теләче» сәнәгать паркы белән таныша

Визит барышында делегация «Теләче» сәнәгать паркын, «Август‑Теләче» сәнәгать җирләрен һәм мәйданчыкларын карады, шулай ук «СпецАвтоТех»ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Яклар партнерлык перспективалары һәм производстволарны локальләштерү турында фикер алыштылар. Мондый визитлар ике регион бизнесы арасында туры диалог төзергә һәм кооперацияне үстерү буенча конкрет адымнар билгеләргә мөмкинлек бирә. Безнең район инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру белән кызыксына, шуңа күрә проектларны гамәлгә ашыруның барлык этапларында да инвесторларга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер.


Нет комментариев