Казанда якташыбызга багышланган әдәби кичә узды
Район яңалыклары

Казанда якташыбызга багышланган әдәби кичә узды

Казанда Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре, Россия Федерациясенең оста пешекчесе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм уңышлы эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗатына багышланган «Көзләрдән юату эзләмә!..» дип исемләнгән җылы әдәби кичә узды.

Тантаналы чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашты. Кичә барышында Равилә ханымга «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды. 

  <iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456243075" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
  

Бүгенге көндә дистәләгән китап авторы булган Равилә ханым — Теләче районының олы горурлыгы. Укучылар аның һәр яңа китабын зур түземсезлек белән көтеп ала һәм яратып укый.  Тирән эчтәлекле, тормышчан әсәрләре аша татар әдәбиятын баету белән беррәттән, ул туган ягы белән дә элемтәне беркайчан да өзми: авылдашлары, якташлары белән һәрдаим аралашып тора, районыбыз тормышына даими ярдәм күрсәтә.

  

Равилә ханымны лаеклы бүләге белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа әсәрләр язарга насыйп булсын 
 


Нет комментариев