Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айдар авыл китапханәсе укучылары да “Китапны яратып бүләк ит!” Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләрне бер-берсенә яхшы китап бүләк итүгә рухландыру максатыннан уза һәм басма китапның актуаль бүләк булып калуын һәм технологияләр гасырында да үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтә.

Айдар авыл китапханәсе укучылары да “Китапны яратып бүләк ит!” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар китапханәгә  изге теләкләр язып үзләренең яраткан китапларын бүләк иттеләр. Җыелган китаплар төрле-төрле, һәм аларның һәркайсы, һичшиксез, үз укучысын табар.   

Акциядә катнашучыларга Айдар авылы китапханәсе зур рәхмәтен белдерә. Китап укуны әле дә актуаль икәнен онытмыйча, киләчәктә дә китап бүләк итеп, бер-беребезне сөендерсәк иде дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев