Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбе коллективы Саба аграр көллиятендә концерт оештырды

Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында, Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары Саба аграр көллиятендә күчмә концерт оештырды.

Бу чара мәгариф учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекнең ачык чагылышының якты мисалы булды. Концертны халык уен кораллары оркестры башлап җибәрде. Баянчы егетләребез һәм "Чулпан" бию коллективы үз сәләтләрен күрсәтеп, тамашачыны таң калдырды. Укучылар һәм укытучылар туган якка, туган җиргә һәм татар халкының бердәмлегенә багышланган җырлар башкарды. Концертны балалар сәнгать мәктәбенең гармунчылар ансамбле Габдулла Тукайның "И туган тел" җырын башкарып, югары ноктада тәмамлады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев