Бары да үзгәрде...
Сиренә Гатиятова шигыре. 19 октябрь, 2022 ел.
Үзгәреш
Бары да үзгәрде. Җимешле көзләрне
Яраткан күңел дә- битараф барсына.
Кәефе шул чама . Бер елый, бер тына-
Читлеккә ябылган кошлардай ярсына...
Әрсезнең әрсезе бу начар хәбәрләр -
Шакыйлар туктамый бәгырьнең капкасын.
Бикләми көтәбез, гел сабыр итәбез
Беләбез, шатлыкның әйләнеп кайтасын.
Агыла ташкындай өйрәнгән догалар...
"Аллаһым, туктатчы бу дөнья афәтен!
Ялгыштык,ышанмый кодрәтең зурлыкка,
Бәяли белмәдек,яхшысын, рәхәтен..."
Яшисе иде лә,барын да онытып...
Һәр таңны каршылый өр-яңа өметләр ...
Юк читләр,юк ятлар- бары да бертигез,
Сынаулар алдында бертуган кебекләр.
Берләште дус- дошман. Борчусыз кем торган?
Тасвирлый алмаслык сагышы күзләрнең ...
Тынычлан ,яшәеш ! Насыйп ит, бер Аллаһ,
Сыйларын татырга жимешле көзләрнең!
19.10 2022 Сиренә Гатиятова
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев