Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Берәүләр чиләк, икенчеләр кашык белән сава…

Бүген, ягъни 10 март көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында февраль аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясауга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.

Күкчә авылы клубында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган һәм җитештерүчәнлекне арттыру мәсьәләләре бөтен җитдилеге белән күтәрелгән пленар өлештә әлеге теманы яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең баш зоотехнигы Айдар Кәримов чыгыш ясады. 

Сөйләшү алдыннан  ширкәтнең бертөркем хезмәт алдынгыларына Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр - җылы юрганнар тапшырылды.  Февраль аенда  авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән рейтингта бу айда да беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте чыкты. Әлеге уңайдан киңәшмәнең пленар өлеше азагында ширкәт җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка мактаулы күчмә приз - Ат сыны тапшырылды.

Семинар -киңәшмәнең практик өлеше Күкчә мөгезле эре терлек симертү фермасында һәм таналар асрала торган карда янәшәсендә үтте. Симертү һәм таналар төркемнәрендәге эшнең барышы белән әлеге ширкәтнең баш ветеринария табибы Сәйдәш Дәүләтшин таныштырды. 

Семинар-киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев