Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Без тарихта эзлебез, тарих җебен өзмибез... (район бәйгесе кысаларында)

Бүгенге көндә Россия Федерациясе үз иминлеген, халкының тыныч тормышын саклау өчен Махсус хәрби операция үткәрә. Бу катлаулы һәм җаваплы эштә безнең якташлар, туганнарыбыз, авылдашларыбыз катнаша. Аларның күбесе хәрби бурычларын батырларча үтәп, илебезнең киләчәге өчен үз тормышларын да аямый. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заман геройлары. Аларның батырлыгын, фидакарьлеген онытмаска, киләчәк буынга дөрес итеп тапшыру безнең бурыч. Һәрбер солдат, офицер- үз гаиләсенең, үз авылының, үз районының, үз республикасының горурлыгы.

Мин үземнең якын туганнарым – Гарифуллин Раил Габтелгазиз улы һәм Шәйдуллин Наил Нотфулла улы турында сөйләргә булдым. Алар – безнең гаиләнең, Теләче районының, Татарстанның чын батырлары. Раил абый Махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Аның батырлыгы мәңге безнең йөрәкләрдә яши. Наил абый исә бүгенге көндә дә хезмәтен дәвам итә, безнең өчен үрнәк булып тора.

            Гаилә тарихын барлаганда, мин әтием ягыннан да, әнием ягыннан да бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында катнашканлыгын ачыкладым. Ике яктан нәсел шәҗәрәсен төзи башладым. Бабайларның фронт юлларын өйрәнү эшен дә башлап җибәрдем. Бүгенге язмам шуларның дәвамы буларак бара һәм махсус хәрби операциядә катнашкан, катнашучы туганнарым турында.

            Раил Гарифуллин 1976 нчы елның 27 нче гыйнварында Теләче районының Кече Нырсы авылында Габтелгазиз бабай белән Нурбикә әбинең өченче баласы булып дөньяга килә. Башлангыч белемне 1983-1986 нчы елларда туган авылы мәктәбендә ала. Аннары 4-8 нче сыйныфларны 1986-1991 нче елларда Олы Нырсы мәктәбендә дәвам итә. 9-10 нчы сыйныфларны шушында ук  оештырылган урта һөнәри-техник училищеда укый. 1991-1993 нче еллар була бу.  Аннары 1993-1994 елда Сабада укып, имтиханнар тапшыра һәм тракторчы-механизатор белгечлеге  алып чыга. Раил абый укуга бик тырыш, эшләрдә бик актив, максатчан кеше була. Үзенең белгечлеген алганнан соң, 1994 нче елда армия сафларына хезмәт итәргә чакырыла. Хезмәт итү дәверендә үзен җаваплы, кыю егет итеп күрсәтә. Ул Дагестанда укчы-миномётчылар гаскәрендә хезмәт итә, Чечняга да кертелә, анда катлаулы хәрби шартларда да үз бурычын намус белән үти. 1996 нчы елда хәрби хезмәттән туган ягына кайта. Армиядән соң Раил абый Казан шәһәренә барып урнаша, анда төзүчеләр бригадасына эшкә урнаша, плиткалар ябыштыра, кирпечтән стеналар өя. Өйләнеп, гаилә кора, кызганычка каршы, балалары булмый.  Аннары Казаннан туган авылына кайтып, әти-әнисенә ярдәм итеп яши, каравылчы булып эшкә урнаша. Аның күңеле Ватанга хезмәт итүгә, иптәшләре янына тартыла. Ул Махсус хәрби операция башлангач, 2023 нче елның 27 нче ноябрендә контракт төзеп, үз иреге белән сугыш зонасына китә. Раил абый Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үти. Аның кыюлыгы, батырлыгы, иптәшләрен кайгыртучанлыгы турында күпләр сөйли.

2024 нче елның 20 нче гыйнварында Раил абыйның әнисе - минем әбиемнәргә - сезнең улыгыз хәбәрсез югалды дигән шомлы хәбәр килеп ирешә.  2026 нчы елда инде хәрби бурычын үтәгәндә Раил Габтелгазиз улы Гарифуллинның батырларча һәлак булганлыгы раслана. 2026 нчы елның 23 нче февралендә туган авылы - Кече Нырсы авылы зиратына җирләнә. Ул үз гомерен илебез иминлеге, тыныч киләчәгебез өчен бирде.

Раил абый – безнең гаиләнең, Теләче районының, Татарстанның чын каһарманы. Аның исеме мәңге безнең хәтеребездә сакланачак.

Наил Нотфулла улы Шәйдуллин 1999 елның 20 июнендә дөньяга килә. 2006-2015 нче елларда Сауш мәктәбендә белем ала. Укучылар, укытучылар арасында ул актив, тырыш, иптәшләренә ярдәмчел буларак истә калган.

Сауш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, Наил абый Казан төзелеш көллиятендә белем алуын дәвам итә, 2019 нчы елда “Бина һәм корылмаларны  төзү һәм кулланылышка тапшыру” белгечлеге алып чыга.

 2019 елның 2 декабреннән хәрби хезмәткә алына. Аның хәрби юлы Севастополь шәһәрендә башлана. Ул Диңгез пехотасы батальонының 13140 номерлы хәрби частендә хезмәт итә. Диңгез пехотасы – бу Россия армиясенең иң абруйлы, иң көчле частьларының берсе. Анда хезмәт итү зур түземлек, батырлык, физик әзерлек таләп итә. 2020 нче елда ул хәрби хезмәтне тәмамлап, авылга кайта. Казан шәһәрендә эшкә урнаша.  2023 елда Наил абый мобилизацияләнеп, Махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Бүгенге көндә дә ул шунда хезмәтен дәвам итә. Ялга кайткан вакытларында ул туган авылында, үзе белем алган Сауш мәктәбенә килә. Укучылар белән очраша, үзенең хәрби хезмәте турында сөйли, яшь буынны Ватанны яратырга, сакларга өнди.

Наил абый – безнең өчен үрнәк. Ул бүген дә илебезнең иминлеген саклый. Без аның тизрәк исән-сау туган авылына, әти-әнисе янына әйләнеп кайтуын телибез. Дөньялар тынычланса иде дигән теләктә калабыз!

Азамат Гарифуллин, Сауш мәктәбе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев