Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне
Теләченең балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге начальнигы район мәктәпләрендә узган очрашулар барышында ата-аналарга балаларны игътибарсыз калдырмаска киңәш итте.
Балалар белән эшләүнең үз кыенлыклары, үзенчәлекләре бар. Алар белән өлкәннәр кебек сөйләшеп булмый. Берәүләр син әйткән җылы сүздән, дустанә мөгамәләдән ачылып китә. Икенчеләренә исә кырысрак булырга кирәк. Кайбер гаиләләрдә балалардан бигрәк ата-аналарны тәрбияләргә дә туры килә. Бүген 37 ата-ана бүлектә исәптә тора.
#теләче#тюлячи
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев