Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды
Район яңалыклары

Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды

18-21 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 8-11 сыйныф укучылары өчен хокук фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.

Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Исламия призер булды.Призерны әзерләгән укытучы: Бикчәнтәева Диләрә Мәүлетҗан кызы. Укучыны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев