Район яңалыклары

Бүген Май чабу ( Масленица) бәйрәме

Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә.

Хистиан динендәгеләр аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә.

Коймаксыз Май чабу булмый.
Коймак — кояшның туганы.
Кайда коймак — шунда без!
Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.
Коймаксыз Май чабу — тортсыз туган көн кебек.
Май чабу килә, коймак белән бал алып килә! - дигән әйтемнәр яши.

Якшәмбе - Май чабуны бәйрәм итүнең соңгы көне. Аны “Кичерешү” дип атыйлар. Бу көнне кешеләр бер-берсеннән кичерү сораганнар, гафу үтенгәннәр, кич белән салам тутырып эшләнгән карачкы-курчакны яндырганнар, көлен уңыш мул булсын дип, басуга сипкәннәр.


Нет комментариев