Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Олы Саурыш авылыннан Ибраһимов Фаез Ибраһим улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Районыбызның өлкән яшьтәге хөрмәтле юбилярларын туган көннәре белән тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. Бүген Олы Саурыш авылыннан Ибраһимов Фаез Ибраһим улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны әлеге матур дата белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов,  районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрәкләде – изге теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен, җылысын тоеп яшәвен теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Фаез абыйның чордашларының яшьлекләре  авыр вакытларга туры килә. Ләкин бүгенге язмабыз героен язмыш башкаларга караганда ныграк та сынаган. 20 яшеннән бирле колхозда хезмәт куйган Фаез абый хәзерге вакытта  бертуган сеңлесенең улы Радик, аның тормыш иптәше Лилия ханым тәрбиясендә, Арча шәһәрендә гомер итә. Фаез абыйның  яшьтән өйләнешкән  тормыш иптәше бик яшьли вафат була.  Ике балаларына да озын гомер бирмәгән Ходай. Олыгаеп кына язмышлары кушылган Нәзирә апа да күптән вафат инде...

-Үзем кечкенә генә булсам да зурлап килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!, - дип озатып калды  Фаез абый. Аңа ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә туганнарының игътибарын күреп, яңа туган һәр көнгә сөенеп яшәвен телибез! 

Фаез абыйның тормышы хакында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев