Буген Совет гаскәрләренең әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулды
Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребезне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары да, 9 ел да 51 көн дәвам иткән әфган сугышы да онытылмас.
Хөрмәтле ветераннар!
Илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев