Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быелгы Рамазанның соңгы Ифтары

Бүген, ягъни 9 апрель көнне, «Хәкимова Ф.Т.» шәхси предприятиясенә караган «Маяк» кафесында быелгы Рамазанның соңгы Ифтары булып үтте.

Ул авыл хуҗалыгы предприятияләре иганәсенә үткәрелде. 

Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ул үзенең чыгышында язның хәере  белән килүен, елның булуын теләде. Шулай ук, бу кич бирегә килүчеләрнең күңелендә район имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның үтемле вәгазьләре белән дә истә калачак. Ифтарда катнашучылар аларның догаларын тыңлап, бергәләп ахшам намазын укып, тәгам җыярга залга уздылар. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев