Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт бүләкләре тапшырылды

5 март көнне район мәдәният йортында узган “Төп йорт килене” бәйге-тамашасы барышында районыбызның бертөркем хатын-кызларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга бүләкләнүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез. Бүләкләрне ияләренә тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрүдә ирешкән уңышлары өчен Теләче - 2 участок сайлау комиссиясе  рәисе Акмалетдинова Елена Александровна Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрүдә ирешкән уңышлары өчен Теләче - 1 участок сайлау комиссиясе секретаре Сафина Елена Васильевнага Россия Федерацияcе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде. 

Районда сайлау системасы үсешенә керткән зур өлешләре өчен Теләче - 1 участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлсинә Галиәхмәт кызы Шәрифуллина, Теләче - 2 участок сайлау комиссиясе сәркатибе Румия Зөфәр кызы Хәмидуллина Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы бүләкләнделәр.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларын әзерләү һәм үткәрүдә актив, нәтиҗәле хезмәте өчен Югары Кибәхуҗа участок сайлау комиссиясе секретаре Гөлназ Вакыйф кызы Мәхмүтовага Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

2020 нче ел Бөтенрссия халык санын алуда актив катнашканы өчен Рузалия Шамил кызы Газизовага  Дәүләт статистикасы Федераль Хезмәте Җитәкчесенең Рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә  актив катнашканы өчен Шәтке авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Фирдания Дәрвиян кызы Мәүләвиева “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Төбәк бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Медицина иминияләштерүе системасында куйган күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ак Барс Мед” иминятләштерү компаниясенең офис буенча өлкән хезмәткәре Зилә Миңнехан кызы Мөбәрәкова Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Фәнил Нигъматҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев